Вход для клиентов
— Оешма турында
Рөстәм Гәрәев,
CHRB оешмасы җитәкчесе.

"Colon, Hyphen & Right Bracket" оешмасына 2003нче елда нигез салына. Безнең максат - җайлы, эстетик яктан зәвыклы сайтлар барлыкка китерү, аларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү юлы белән Россия интернетын үстерү. Безнең төп сыйфатлар ул - клиентларга югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү һәм үз өстебезгә алган проектларны тормышка ашыруда профессиональ эшләү. Профессиональ эшләү сүзен күп кенә корпоратив сайтларның "Безнең турында" дигән бүлегендә күреп була. Безнең очракта ул нәрсәне аңлатамы? а) тәҗрибә б) нәтиҗәләр безгә, чыннан да, үзебезнең профессионал икәнне расларга мөмкинлек бирә. Без сайтлар эшләү белән 2003нче елдан, веб-хәрәкәтләр белән 2005нче елдан бирле шөгыльләнәбез. Шушы вакыт эчендә 300дән артык сайт эшләнде, эзләү системасында 200дән артык проект тормышка ашырылды. Безнең сайтның "Портфолио" бүлегенә кереп Сез тормышка ашырырга авыр, әмма куллануда җиңел булган интернет-кибетләр һәм порталлар, эзләү системасында сайтның кая урнашуын күрсәтү рәвешендәге эзләү хәрәкәте нәтиҗәләрен күрә аласыз.

Бүгенге көндә Colon, Hyphen & Right Bracket командасы 37 кешедән тора һәм үз эченә түбәндәге бүлекләрне ала: сайтны эшләү бүлеге, seo-бүлек, дизайн студиясе, сыйфат контроле, коммерция бүлеге, администрация һәм Россиянең төрле төбәкләрендәге вәкилләре.

Миңа клиентыңның кем булуын әйт, һәм мин синең кем булуыңны әйтеп бирәчәкмен. Безнең тарафтан "Татспиртпром", "Татарстан" Авиакомпаниясе, "Вамин" азык-төлек комбинаты кебек зур оешмаларның заказлары тормышка ашырылды.

Клиентларыбызның географик урнашуы киң булуны да искәртеп үтәргә кирәктер: Мәскәү, Мәскәү асты, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, әстерхан, Красноярский һәм Россиянең башка бик күпләгән шәһәрләре. Шулай ук безнең белән Европакүләм танылган оешмалар да хезмәттәшлек итә: EuroBusiness Advisory Company (Лондон) һәм MP-Production (Фрейбург), мәсәлән.

2008-2009нчы елларда CHRB компаниясенә «Кит һәм Кот» (kitkot.ru), "Интернет-технологияләрнең креатив агентлыгы" (cait.ru), "Максат" Федераль реклама агентлыгы (federacel.ru) кебек бүтән көчле профессиональ командалар да кушылды. Шулай ук безгә, генераль директоры белән берлектә, таркалган "БРЭНД" регионара компаниясе хезмәткәрләренең бер өлеше дә өстәлде (brand-r.ru). Шулай итеп, бөтен кушылулар нәтиҗәсендә, веб-хезмәткәрләр, дизайнер һәм seo-белгечләрнең CHRB-төркем дип аталучы көчле иҗади берлеге барлыкка килде. Кушылыгыз, яңа клиентларга без һәрвакыт шат!

Клиентларыбыз - безнең турында.

Фәнис Мирсәетов
"Татарстан" авиакомпаниясене
«Эшләү дәверендә алар үзләрен профессионаллар командасы, бүгенге информацион технологияләр сферасында уңышлы оешма итеп күрсәттеләр...»
Айдар Гыйздәтуллин
Татспиртпром
«әлеге оешма белгечләре билгеләнгән эштә төгәллек һәм профессионаллыкларын күрсәттe...»
Тәлгать Сабитов
"Татарстан- Яңа гасыр" телерадиокомпаниясене
«Аларның сере актив һәм хәерле юлда булуларындадыр, мөгаен....»

Кушылыгыз, яңа клиентларга без һәрвакыт шат!